Татарстан Республикасында урман утыртмаларының санитар торышын яхшырту эшләре дәвам итә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урман фондын саклау секторы хезмәткәрләре белешмәләре буенча, быелның 24 сентябренә санитар-савыктыру чаралары 537,5 гектар мәйданда үткәрелгән, шул исәптән 451 гектарда ликвид булмаган агач җыеп алынган.
Исегезгә төшерәбез, бу төр эшнең максаты – утыртмаларның биологик тотрыклылыгын саклау, урманда патологик процессларның киң үсешен кисәтү, корткычлардан һәм авырулардан зыянны киметү.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, санитар-савыктыру чараларын үткәрү «Экология» илкүләм проектын тормышка ашыруга ярдәм итә.