Бүген Министрлыкта видеоконференция режимында киңәшмә узды, анда «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында 2024 елда төп урман барлыкка китерүче токымнарның орлыкларын әзерләү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Аны ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов үткәрде. Утырыш эшендә республика урманчылыкларының җитәкче-урманчылары һәм урман хуҗалыклары директорлары катнашты.
Үзенең чыгышында министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов бүгенге көнгә 3677 кг орлык әзерләнүе турында сөйләде, бу планнан 32% тәшкил итә. Шул исәптән җыелган ылыслы токым орлыклары – 538 кг, имән – 1102 кг, каен – 1564 кг, корычагач – 463 кг, юкә 10 кг тәшкил итә.
«Орлык материалы әзерләү эшен көчәйтергә кирәк, – диде спикер. – Шулай ук нәселдәнлек сыйфатлары яхшыртылган орлык җыю планын үтәүне тәэмин итәргә кирәк».
Ахырда Илгизәр Зарипов «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясен уздыру мәсьәләләренә тукталды. «Бүгенге көнгә 153 мәйданчык сайлап алынган. Урман фонды территориясендә акция 5 октябрьдә оештырыла. Үткәргәндә акция символикасын куллану тәкъдим ителә», – дип тәмамлады ул.