Рослесхозда «Экология» илкүләм проекты кысаларында урман үсемлекләре орлыкларын әзерләү мәсьәләләрен карадылар

2024 елның 25 сентябре, чәршәмбе

Бүген Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында 2024 елда «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында урман үсемлекләре орлыкларын әзерләү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә булып узды.

Чарада Урман хуҗалыгы белән идарә итүнең төбәк органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов һәм ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны яңадан торгызу һәм үстерү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Алсу Мостафина катнашты.

Төп доклад белән Урманнарны торгызу һәм саклау идарәсе башлыгы Елена Бусыгина чыгыш ясады.

Киңәшмә барышында орлык материалы, нәселдәнлек үзенчәлекләре яхшыртылган орлыклар әзерләү, орлыкларның иминият фондларын булдыруга кагылышлы мәсьәләләр каралды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бүгенге көнгә Татарстан Республикасында 4020 кг орлык әзерләнгән, бу планнан 35% тәшкил итә. Шул исәптән нарат орлыгы – 434 кг, чыршы – 92 кг, карагай – 12 кг, каен – 1569 кг, имән – 1440 кг, юкә – 10 кг, корычагач 463 кг күләмендә җыелган. «Рослесозащита» ФБУ филиалы Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәгендә 964 кг орлык тикшерү узган, аларның сыйфаты турында таныклыклар бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International