Бүген Министрлыкта аппарат киңәшмәсе булып узды, анда беркетмә йөкләмәләрен үтәү барышы каралды. Чараны урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров үткәрде. Чарада министр урынбасарлары, эшләр идарәчесе, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Киңәшмәдә катнашучылар министрга быел башкарылган урман культуралары, урманнарны саклау һәм урман хуҗалыгы эшләре, федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыру, урман сагын башкару, агач әзерләү һәм сату һәм башкалар турында хәбәр иттеләр.
Докладларны тыңлап, Равил Кузюров хезмәткәрләргә мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үстерү, урман тармагын цифрлаштыру һәм файдалану өчен билгеләнгән урман бүлемтекләрен үзләштерү белән бәйле берничә йөкләмә бирде.
«Урман законнарын бозуларны кисәтү һәм ачыклау буенча да эшне көчәйтүегез турында сорыйм, – диде министр. – Урман фондын системалы рәвештә патрульләргә һәм, гомумән, контроль-күзәтчелек эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттырырга кирәк».