Рослесхозда 2024 елда урманнарны саклау чараларын үткәрү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2024 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында 2024 елда урманнарны саклау чараларын үткәрү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды.

Чарада урман хуҗалыгының төбәктәге идарә органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов катнашты.

Докладлар белән урманнарны торгызу һәм саклау идарәсе башлыгы Елена Бусыгина һәм урманны саклау бүлеге башлыгы Илья Кротов чыгыш ясады.

Киңәшмә барышында 2024 елда урман патологиясен тикшерү һәм санитар-савыктыру чараларын үткәрү мәсьәләләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International