Арча районында «урман саклаучы-урманчыга» һәйкәле барлыкка килде

2024 елның 30 сентябре, дүшәмбе

Бүген Арча муниципаль районының Үрнәк бистәсендә урманчыга һәйкәл ачтылар. Бронза скульптура «Арча урманчылыгы» ТР ДКУ административ бинасы янында урнашты.

Чарада ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров катнашты.

«Мондый һәйкәлне ачу – республика өчен уникаль вакыйга. Бу урманчыларның авыр һәм игелекле хезмәтенә хөрмәт билгесе, – диде Равил Кузюров. – Татарстанда урман ресурсларын саклау һәм арттыру, урманнан рациональ һәм ярлыландырмыйча файдалану мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә».

Анда катнашучыларны шулай ук ТРның элекке урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров, Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев һәм Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International