Татарстанда 2025 елда 0,5 мең гектар мәйданда урман культуралары өчен туфрак әзерләү эшләре башкарылган

2024 елның 30 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасында туфракны 2025 елгы урман культуралары өчен әзерләү эшләре дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, чаралар «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектында каралган.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 30 сентябренә туфрак әзерләү буенча эшләр 0,5 мең гектар мәйданда башкарылган.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда барлыгы 1,4 мең гектар мәйданда урман культуралары өчен туфрак участоклары әзерләргә кирәк.

Шулар белән беррәттән, республика урманчылары урман питомникларында утырту материалларын инвентаризацияләү һәм урман хасил итүче төп токымнарның орлыкларын әзерләү буенча эшләр дә алып баралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International