ТР Әгерҗе муниципаль районында «Урманны саклыйк» россиякүләм акциясе кысаларында агачлар утыртылган

2024 елның 1 октябре, сишәмбе

Әгерҗе шәһәренең «Малыш» 7 нче балалар бакчасы территориясендә «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе кысаларында агачлар утыртылган. Акциядә «Әгерҗе урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Владимир Ишморатов, педагоглар һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр катнашкан. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны оештыру «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыруга ярдәм итә.

Акциядә катнашучылар гади миләш үсентеләре утыртканнар.

«Агач утырту – балаларны әйләнә-тирә мохитне саклау эшчәнлегенә җәлеп итүнең менә дигән ысулы, – ди Владимир Ишморатов. – Балалар зур активлык һәм кызыксынучанлык күрсәттеләр, барысының да акциядә шәхсән катнашасы килде, шулай ук агачларны сакларга һәм алар турында кайгыртырга вәгъдә бирделәр». 

Исегезгә төшерәбез, быел «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе 6нчы мәртәбә уздырыла. Аның максаты – 70 млн. агач утырту. Акцияне РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы, «Хәтер бакчасы» АКО һәм «Экосистема» Бөтенроссия экологик иҗтимагый хәрәкәте оештыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International