Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгында 2024 елның 9 аенда федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген) һәм урман саклауны гамәлгә ашыруга йомгак ясалды. Бу чорда дәүләт урман инспекторлары тарафыннан урман фонды җирләрендә 29 мең патрульлек, 2,6 мең контроль (күзәтчелек) һәм профилактика чаралары үткәрелгән.
Барлыгы административ хокук бозулар турында 121 беркетмә төзелгән. Төп хокук бозулар арасында – урманнарда санитария куркынычсызлыгы кагыйдәләрен, урманнардан файдалану кагыйдәләрен бозу һәм административ штрафны законда билгеләнгән вакытта түләмәү.
Моннан тыш, дәүләт урман инспекторлары гражданлык хокукы мөнәсәбәтләре кысаларында урманнан файдаланучыларның урман законнарында каралган мәҗбүри таләпләрне үтәвен контрольдә тоту һәм профилактикалау буенча эш алып барганнар.