ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Алексеевск муниципаль районында булды. Анда ул Халыкара өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чарасында катнашты. Чара Алексеевск шәһәр тибындагы мәдәният йортында узды.
Равил Кузюров үз чыгышында ветераннарга намуслы хезмәтләре һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде.
«Чын күңелдән сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм озын гомер телим, – диде ул. – Һәрвакыт шундый ук актив булып калыгыз. Без сезне кадерлибез һәм сезнең ярдәмгә мохтаҗбыз».
Чара районның иҗат коллективлары катнашында бай мәдәни-күңел ачу программасы белән үрелеп барды.