ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм аның карамагындагы учреждениеләр хезмәткәрләре тармак ветераннарын Өлкәннәр көне белән котлады

2024 елның 2 октябре, чәршәмбе

1 октябрьдә Россиядә Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелде. Бу бәйрәм уңаеннан ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм аның тармак оешмалары хезмәткәрләре урман хуҗалыгы ветераннары янына барып, аларга бүләкләр тапшырдылар.

Бүләкләр тапшырганда белгечләр ветераннарга күпьеллык хезмәтләре һәм урман хуҗалыгын үстерүгә керткән өлешләре өчен ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерделәр, аларга ныклы сәламәтлек, озын гомер, тормышка карата сүнмәс кызыксыну, җан тынычлыгы, якыннарының иминлеген һәм мәхәббәтен теләделәр.

«Без ветераннарыбызга озак еллар дәвамындагы нәтиҗәле хезмәтләре өчен чиксез рәхмәтле. Алар кулы белән тармакка нигез салынды, – дип билгеләп үтте ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының эшләр идарәчесе Эльмира Шагаева. – Ветераннарга ярдәм итү һәм аларны кайгырту – без алар өчен эшли алган иң кечкенә эш».

Белешмә өчен. Халыкара өлкәннәр көне ел саен 1 октябрьдә билгеләп үтелә.  Бәйрәм 1990 елның 14 декабрендә БМО Генераль Ассамблеясы карары белән гамәлгә куела. Халыкара өлкәннәр көненең максаты – җәмәгатьчелек игътибарын өлкән яшьтәге кешеләр проблемаларына җәлеп итү, аларның җәмгыять үсешенә керткән өлеше турында хәбәрдарлык дәрәҗәсен арттыру, өлкән яшьтәге кешеләргә карата мөнәсәбәтне үзгәртү, аларның бәйсезлеген, эчке потенциалын тормышка ашыру өчен кирәкле шартлар тудыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International