Татарстан Республикасында аучылык җирләрендә кыргый хайваннарга җимлекләр кую һәм аларны тукландыру буенча акция башланды. Аны ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты оештыра.
Чара аучылык ресурсларын саклау, торгызу һәм аларга уңай шартлар тудыру максатларында үткәрелә. Акциядә республика оешмалары, предприятиеләре хезмәткәрләре, урта, махсус һәм югары уку йортлары укучылары катнаша ала.