Татарстанда урманнарга бару өчен вакытлыча чикләүләр кертелде

2024 елның 2 октябре, чәршәмбе

ТР Министрлар Кабинетының 01.10.2024 ел, № 847 карары нигезендә Татарстан Республикасында гражданнарның урманнарда булуына һәм транспорт чаралары белән керүенә 2 октябрьдән 21 календарь көнгә чикләү кертелде. Чикләүләр Татарстан Республикасы урман фонды җирләрендә урнашкан урманнарга карата билгеләнгән.

Республиканың урман хуҗалыгы тармагы белгечләре тиешле чикләү кертелүе, аның вакыты турында кисәтү аншлаглары урнаштырылган һәм урман юллары шлагбаумнар белән ябып куелган.

«Чикләүләр урманнарда янгын куркынычы югары булу сәбәпле кертелде, – дип хәбәр итте ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урман фондын саклау секторы мөдире Әнәс Сөнгатуллин. – Шулай ук явым-төшем юк, көзге урман янгыннары чыгу куркынычы да зур».

«Хәзерге вакытта янгын куркынычы торышына көчәйтелгән мониторинг алып барыла. Гомумән алганда, янгын сүндерү көчләренең һәм чараларының, шул исәптән урман янгыннары турындагы хәбәрләргә оператив җавап бирү өчен резерв чараларының тулы әзерлеге тәэмин ителгән», – диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International