Россия Кошларны саклау берлеге «Канатлы фантазияләр» табигый материаллардан эшләнгән эшләнмәләр интернет-конкурсында катнашырга чакыра

2024 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

Россия Сошларны саклау берлеге Х «Канатлы фантазияләр» табигый материаллардан эшләнгән эшләнмәләрнең интернет-конкурсында катнашырга чакыра. Конкурска табигый материаллардан: яфраклардан, күркәләрдән, орлыклардан, чәчәкләрдән, агачтан, чикләвек кабыгыннан һәм башкалардан ясалган теләсә нинди эшләнмәләр һәм композицияләр кертелә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, кәгазь, пластилин һәм полиэтилен кулланып эшләнгән эшләр кабул ителми.

Конкурс номинацияләре арасында түбәндәге юнәлешләр тәкъдим ителгән: «Россия кошлары», «Якларга һәм сакларга», «Сары чыпчык – 2024 ел кошы», «Кош сувениры» һәм «Әкиятләрдә һәм мифларда кошлар»

Эшләр агымдагы елның 1 ноябренә кадәр кабул ителә.

Үз композицияләреңне әлеге сайтка кертергә һәм конкурс шартлары турында тулырак мәгълүмат алырга мөмкин: https://www.birds-konkurs.ru/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International