Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында урманнарны саклау буенча климат проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Видеоконференция режимында узган чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов һәм башкалар катнашты.
Киңәшмәдә катнашучылар Татарстан Республикасында «CORSIA» проектын (халыкара авиация өчен углерод чыгаруны компенсацияләү һәм киметү схемасы) гамәлгә ашыру мөмкинлекләре турында фикер алыштылар, аның максаты – халыкара гражданнар рейсларыннан углекислый газ чыгаруны компенсацияләү. Проектның асылы «яшел» программаларга инвестицияләр кертү юлы белән пассажир һәм йөк рейсларыннан чыккан ташландыкларны каплаудан гыйбарәт.