«Чирмешән урман хуҗалыгы» ТР ДБУ урман хасил итүче төп токымнарның 530 кг орлыгы җыелган. Эшләр «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында башкарылган.
Шул исәптән нарат орлыгы – 16,5 кг, чыршы – 6,5 кг, имән – 207 кг, каен – 150 кг, корычагач 150 кг җыелган.
«Дәүләт йөкләмәсе буенча барлыгы 515 килограмм орлык әзерләргә кирәк, – дип сөйләде урман хуҗалыгы директоры Николай Кваков. – Бүгенге көндә имән, каен һәм корычагач орлыклары Татарстан Республикасының Урманны саклау үзәгендә тикшерелә».