5 октябрьдә Татарстан Республикасында "Урманны саклыйк" Бөтенроссия акциясе узачак

2024 елның 4 октябре, җомга

Быелның 5 октябрендә Татарстан Республикасында "Урманны саклыйк" Бөтенроссия акциясе узачак.

«Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе инде алтынчы тапкыр оештырыла һәм республиканың барлык районнарын колачлаячак, – дип сөйләде ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров. – Акция кысаларында 1 миллионнан артык үсенте утырту планлаштырыла, 170 тән артык мәйданчык сайлап алынган. Барыгызны да кампаниядә катнашырга һәм Татарстан урманнарын ишәйтүгә өлеш кертергә чакырам».

Казан шәһәре янында акция 4 мәйданчыкта – Лаеш районының Вороновка (участок координаталары: 55.640791, 49.116362) һәм Пиголи (участок координаталары: 55.568110, 49.171517) авыллары, Биектау районының «Каменка» шифаханәсе (участок координаталары: 55.933307, 49.332308) һәм Казан шәһәренең Зур Дәрвишләр торак массивы янында (участок координаталары: 55.874008, 49.201109) узачак. Акция 10:00 сәгатьтә башланачак. Перчаткалар, көрәкләр һәм үсентеләр урында биреләчәк.

ТР муниципаль районнарында агач утырту вакыты һәм урыны турында «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясенең рәсми порталында белергә була: https://сохранимлесрф.рф/.

Узган елгы акция нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасында 600 гектар мәйданда 2 млн. данә утырту материалы утыртылган.  Акциягә 20 меңнән артык кеше кушылган.

Исегезгә төшерик, «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясен РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы, «Хәтер бакчасы» АКО һәм «Экосистема» Бөтенроссия экологик иҗтимагый хәрәкәте оештыра. Аның максаты – 70 млн. агач утырту. Акция Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча инициацияләнгән «Экология» илкүләм проекты кысаларында уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International