Бүген Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында башкарылган урман культуралары эшләренә йомгак ясау буенча киңәшмә узды. Утырыш видеоконференция режимында Департамент башлыгы вазыйфаларын башкаручы Сергей Ковалев җитәкчелегендә узды.
Чарада округның урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән ТР Урман хуҗалыгы министрлыгыннан – ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов һәм урманнарны яңадан торгызу һәм үрчетү бүлеге башлыгы Тимур Галиев катнашты.
Киңәшмәдә докладлар белән урман комплексы белән идарә итүнең төбәк органнары вәкилләре чыгыш ясады.
Министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов быел Татарстан Республикасында урман торгызу эшләренең 2,6 мең га мәйданда башкарылуы турында сөйләде. 319 га (ясалма урман торгызу күләменең 22% өлеше) урман культураларына ябык тамыр системасы белән утырту материалын кулланып һәм нәселдәнлек сыйфатларын яхшыртып нигез салынган.
Урман культураларын агротехник карау буенча эшләр – 12,9 мең га мәйданда, урман культураларын тулыландыру буенча эшләр 3,9 мең га мәйданда башкарылган.