Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Түбән Кама муниципаль районында булды. Максат – «Түбән Кама урманчылыгы» ТР ДКУ һәм «Түбән Кама урман хуҗалыгы» ТР ДБУ эшчәнлеге белән танышу. Объектларны караганда аны җитәкче-урманчы Радмир Галимов һәм урман хуҗалыгы директоры Роман Федотов озата йөрде.
Килү белән министр урман хуҗалыгының Кызыл Юл кишәрлеге урманчылыгында урнашкан базислы урман питомнигын карады. Радмир Галимов хәбәр иткәнчә, быел питомникларда чәчү 0,5 га мәйданда башкарылган, бу планның 100% өлешен тәшкил итә. Чыршы, нарат һәм имән орлыклары чәчелгән.
Аннары Равил Кузюров Кызыл Юл кишәрлеге урманчылыгының 11 нче кварталында башкарылган урман торгызу эшләренең сыйфатын бәяләде. Аңа быел Түбән Кама урманчылыгы территориясендә 38,7 га (105%) мәйданда урман торгызу эшләре башкарылуы турында сөйләделәр. «Хәзерге вакытта туфракны 2025 елгы урман культуралары өчен әзерләү эшләре алып барыла», – дип билгеләп үтте Радмир Галимов.
Аннары министр Ильинка авылы янындагы «компенсацияле» урман үрчетү өчен җир кишәрлеген карап чыкты. Аның мәйданы 77,9 га тәшкил итә.
Эш сәфәре азагында Равил Кузюров урманчылык һәм урман хуҗалыгының административ бинасында, шулай ук II типтагы урман янгыннары станциясендә булды.