Татарстан Республикасында «Утны туктат» янгынга каршы мәгълүмат кампаниясе дәвам итә

2024 елның 8 октябре, сишәмбе

Татарстан Республикасында «Утны туктат» янгынга каршы мәгълүмат кампаниясе дәвам итә. Бу кампания Россия Федерациясенең барлык субъектларында уза, аның төп бурычы – гражданнарга урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында хәбәр итү.

Кампания кысаларында бүгенге көндә 4,2 мең лекция, әңгәмәләр үткәрелгән һәм авыл җирлекләре гражданнары җыеннарында чыгышлар ясалган, 14 агарту акциясе, республиканың гомуми белем бирү учреждениеләрендә 250 дәрес үткәрелгән. Шулай ук янгынга каршы тематикага 370 аншлаг, стенд һәм плакат куелган, 11,2 мең листовка, белешмәлек һәм брошюра таратылган.

Исегезгә төшерәбез, «Утны туктат!» янгынга каршы мәгълүмат кампаниясе җиденче ел рәттән уза һәм «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International