«Нургали оныклары» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр ТР Урманнарны салау үзәгенең эш юнәлешләре турында белгәннәр

2024 елның 8 октябре, сишәмбе

«Рослесозащита» ФБУ филиалы Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәге директоры Светлана Мальчикова Саба муниципаль районының Лесхоз УББМ булган. Анда ул «Нургали оныклары» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр белән очрашкан. Очрашуда филиал директоры урынбасары Венера Ефременкова катнашкан.

Очрашу кысаларында Светлана Мальчикова укучыларга ТР Урманны саклау үзәгенең эш юнәлешләре, дәүләт урман патологиясе мониторингы һәм урманнарны яңадан торгызу буенча дәүләт мониторингы турында сөйләгән.

Балалар шулай ук урманнарның санитария һәм урман патологиясе торышына тискәре йогынты ясый торган факторлар, урман корткычлары һәм авырулары турында белгәннәр.

Очрашу азагында Светлана Мальчикова укучыларны укуларын Лубян урман-техник көллиятендә дәвам итәргә, өрман профилендәге һөнәр алырга һәм республиканың урман байлыкларын саклап калуга һәм арттыруга ярдәм итәргә өндәгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International