Татарстан «БумБатл» акциясендә катнашучы топ-10 төбәк исемлегенә керде

2024 елның 8 октябре, сишәмбе

«БумБатл» Бөтенроссия акциясе башланып ике атна эчендә бөтен илдән катнашучылар 146 694 кг макулатура тапшырганнар. Акциядә Россия Федерациясенең 55 субъектыннан барлыгы 47 мең россияле катнашкан.

Төбәкләр арасында Татарстан тапшырылган макулатура саны буенча сигезенче урында тора.

Исегезгә төшерәбез, «БумБатл» акциясе «Экология» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән бишенче мәртәбә уздырыла.

Иң яхшы нәтиҗә өчен якын кешеләр белән көрәшергә мөмкин – Гаилә елында моның өчен аерым номинация барлыкка килгән. Традиция буенча, коллектив зачетны балалар бакчалары, мәктәпләр, көллиятләр, югары уку йортлары арасында үткәрәчәкләр. Кәгазьне эре җитештерү предприятиеләре, бизнес һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре дә тапшырачак.

«БумБатл» акциясендә катнашу өчен проект сайтында теркәлергә кирәк: бумбатл.национальныепроекты.рф. Коллектив заявкалар 23 сентябрьдән 10 ноябрьгә кадәр кабул ителә. Беренчелек өчен шәхси зачетта 23 сентябрьдән 15 ноябрьгә кадәр көрәшергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International