Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы коллективы Валентина Трофимовна Кулакованың вафаты уңаеннан туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.
Мәңгелек югалту ачысын сезнең белән бергә бүлешәбез. Валентина Трофимовна инициативалы, тәвәккәл һәм энергияле кеше, үз эшенең чын профессионалы иде.
Аның якты истәлеге безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланыр.
Кулакова Валентина Трофимовна (23.12.1935 – 08.10.2024) бөтен гомерен урман хуҗалыгына багышлаган. 15 ел ТАССР Урман хуҗалыгы министрлыгында халык кулланучы товарлар җитештерү бүлеге башлыгы булып эшли. Ул халык кулланучы товарларны җитештерүне арттыруга, аларның сыйфатын һәм ассортиментын яхшыртуга зур өлеш кертә.