Минзәлә шәһәре гимназиясе укучылары «Минзәлә урман хуҗалыгы» ТР ДБУда булдылар

2024 елның 9 октябре, чәршәмбе

Минзәлә шәһәренең «Гимназия» муниципаль бюджет мәгариф учреждениесенең 6 нчы сыйныф укучылары  «Минзәлә урман хуҗалыгы» ТР ДБУ булдылар. Балалар өчен экскурсияне урман хуҗалыгы директоры Айдар Хәлиуллин үткәрде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны оештыру «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыруга ярдәм итә.

Укучылар II типтагы урман янгыннары станциясен һәм урман хуҗалыгының җитештерү участогын карадылар.

Айдар Хәлиуллин укучыларга республиканың урман хуҗалыгы, урман культуралары, урманнарны саклау һәм урман хуҗалыгы эшләре турында сөйләде. Урманнарны янгыннан саклау мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.

«Монда урман янгыннары станциясендә урман янгыннарын сүндерү өчен билгеләнгән техника, җайланмалар һәм инвентарь бар, – дип билгеләп үтте урман хуҗалыгы директоры. - Янгын чыгу турында хәбәр алган очракта, белгечләр оператив рәвештә урынга чыгып китә».

«Статик мәгълүматларга караганда, 10 урман янгынының 9ы кеше гаебе белән килеп чыга, – дип өстәде Айдар Хәлиуллин. – Шуңа күрә урманнарга барганда янгын куркынычсызлыгы һәм санитария куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү бик мөһим».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International