Бүген ТР Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе һәм «Татарстан – Яңа гасыр» депутатлар төркеменең уртак утырышы булды, анда парламентарийлар «Экология» илкүләм проекты кысаларында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар, «Бердәм Россия» фракциясе составына үзгәрешләр керттеләр, бердәм республика сайлау округы буенча сайланган әгъзаларны сайлау округларына беркетүне расладылар, шулай ук «Бердәм Россия» фракциясе һәм «Татарстан – Яңа гасыр» депутатлар төркеме арасында хезмәттәшлек һәм үзара багланыш турында килешү имзаладылар. Утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов үткәрде.
Утырышта доклад белән ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров чыгыш ясады.
Ул искәрткәнчә, агымдагы ел «Экология» илкүләм проекты өчен тәмамланачак. Алга таба проект «Экологик иминлек» дип аталачак.
«Экология» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты 2 төп һәм 3 өстәмә күрсәткечне үз эченә ала. Проектның төп индикаторы булып «урман торгызу һәм урман үрчетүнең киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданнарына мөнәсәбәте» тора. 2024 елга күрсәткечнең пландагы күрсәткече 100% тәшкил итә, бүгенге көнгә ул үтәлгән.
«Алты ел эчендә «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында урман фонды җирләрендә 21 мең гектардан артык мәйданда урман торгызу эшләре башкарылды», – дип хәбәр итте Равил Кузюров.
Региональ проектның өстәмә күрсәткечләре булып «урман үсемлекләре орлыкларын әзерләү» һәм «стандарт утырту материалы үстерү» тора. Быел 11 тоннадан артык орлык җыеп алу һәм 30 млн. данәдән артык үсенте үстерү планлаштырыла.
Төбәк проектының соңгы өстәмә күрсәткече - «һәлак булган урман утыртмалары мәйданы». Урман утыртмаларының санитар һәм урман патологик торышын яхшыртуга ел саен 3 мең гектар мәйданда санитар-савыктыру чаралары уздыру ярдәм итә.
«Төбәк проектының икенче төп индикаторы - «урман янгыннарыннан зыян», - дип билгеләп үтте министр. – Инспекторларның, урманчыларның, муниципаль районнардагы коллегаларның җайга салынган эше нәтиҗәсендә республикада соңгы 6 елда урман янгыннарыннан килгән зыянны киметүгә һәм булдырмый калуга ирешелде».
Равил Кузюров ассызыклаганча, 2019 елдан законсыз кисү очраклары саны уртача 80% ка кимегән, законсыз әзерләнгән агач күләме 40% ка кимегән. Аның сүзләренә караганда, урман хуҗалыкларының өлгергән һәм картайган утыртмаларны кисү мөмкинлеге булмау тармактагы кыен мәсьәләләрнең берсе булып кала.
«2007 елда Урман кодексы урман хуҗалыкларын өлгергән һәм картайган утыртмаларны тоташ һәм сайлап кисү белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итте. Файдалану өчен исәпләнгән урман бүлемтеге ел саен 35-40% ка гына үзләштерелә. Утыртмаларның туплануы урманнарның экологик һәм санитар торышының начараюына китерә, тоташ кисүләр булмау урманнарны торгызу өчен фонд формалашмауга китерә, һәм иң мөһиме – урманнардан күп максатлы, рациональ, өзлексез, ярлыландырмыйча файдалануны тәэмин итүнең төп принцибы бозыла», – дип өстәде ул.
Министр аңлатканча, хәзерге вакытта урман законнарын камилләштерү максатларында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан, Россия Табигать министрлыгының Урман ресурслары һәм аучылык хуҗалыгы өлкәсендә дәүләт сәясәте һәм җайга салу департаменты белән берлектә, «Россия Федерациясе Урман кодексына үзгәрешләр кертү турында» федераль закон проекты эшләнгән. Әлеге закон проекты Татарстаннан сайланган РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатларының инициатив төркеме тарафыннан РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володинга карау өчен җибәрелгән.
Тагын бер проблемалы мәсьәлә итеп Равил Кузюров тармакта хезмәт хакының түбән булуын атады, ул республика буенча уртача хезмәт хакының 55% тәшкил итә. «Урман хуҗалыгы оешмаларында эшләүчеләргә акчалата түләүне арттыру һәм урман тармагы белгечләренә ярдәм итү мәсьәләсен федераль дәрәҗәдә эшләргә кирәк», – дип йомгаклады ул.