Әгерҗе шәһәрендә «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе кысаларында агачлар утырттылар. Акциядә «Әгерҗе урманчылыгы» ДКУ, район прокуратурасы белгечләре, «Советлар Союзы Герое А.К.Абдрахманов исемендәге 1 нче гимназия» МБМУ педагоглары һәм укучылары катнашты.
Акциядә катнашучылар гади миләш һәм иенке каен үсентеләре утырттылар.
«Агачлар Әгерҗе елгасы буена утыртылды, – дип сөйләде Владимир Ишморатов. – «Урманны саклыйк» акциясе – торак пунктлар экологиясен яхшыртуга, төзекләндерүгә һәм яшелләндерүгә үз өлешебезне кертү өчен менә дигән мөмкинлек».
Исегезгә төшерәбез, быел «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе «Экология» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән 6нчы мәртәбә үткәрелә. Аның максаты – 70 млн. агач утырту. Акцияне РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы, «Хәтер бакчасы» АКО һәм «Экосистема» Бөтенроссия экологик иҗтимагый хәрәкәте оештыра.