Лубян урман-техник көллиятендә өстәл теннисы буенча ярышлар узган

2024 елның 11 октябре, җомга

Кукмара муниципаль районы Лубян авылында «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ студентлары арасында ел саен үткәрелә торган Спартакиада дәвам итә. Бу атнада көллияттә өстәл теннисы буенча чираттагы ярышлар узган.

Егетләр арасындагы ярышлар нәтиҗәсендә беренче урынны 31 нче урман хуҗалыгы төркеме студенты Марсель Сәләхов алган, икенче урынны – Вадим Родыгин (31 нче у/х төркеме), өченче урынны Степан Демин (11 нче у/х төркеме) алган.

Кызлар арасында беренче урынга – Александра Урусова (12 нче у/х төркеме), икенче урынга – Дарина Распопина (12 нче у/х төркеме), өченче урынга Азалия Кәлимуллина (12 нче к/х төркеме) лаек булган.

«Сыйфатлы уку процессын оештыру белән беррәттән, без сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, укучыларның сәламәтлеген ныгытуга аерым игътибар бирәбез, – дип сөйләде тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Наталья Сираҗетдинова. – Студентлар волейбол, баскетбол, футбол, өстәл теннисы, чаңгы спорты, җиңел атлетика һәм башка спорт төрләре белән шөгыльләнә алалар».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International