«Я и Красная книга» («Мин һәм Кызыл китап») республика кул эшләре конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә

2024 елның 11 октябре, җомга

«Я и Красная книга»  («Мин һәм Кызыл китап») республика кул эшләре конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә. Аны ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты оештыра. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый конкурсларны үткәрү «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыруга ярдәм итә.

Конкурс мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүче нәниләр һәм республика гомуми уку йортлары укучылары арасында ө ночминация буенча үткәрелә:

– «Татарстан Республикасы Кызыл китабына кертелгән үсемлек төрләре сурәтләнгән эшләр»;

– «Татарстан Республикасы Кызыл китабына кертелгән хайван төрләре сурәтләнгән эшләр»;

– «Татарстан Республикасы Кызыл китабына кертелгән гөмбә төрләре сурәтләнгән эшләр».

Эшләр 2024 елның 8 ноябренә кадәр кабул ителә. Конкурс турында тулырак мәгълүматны биредә белергә мөмкин: https://ojm.tatarstan.ru/file/pub/pub_4306313.pdf.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International