Кайбыч махсус орлыкчылык хуҗалыгында 1 тоннадан артык орлык әзерләгәннәр

2024 елның 11 октябре, җомга

«Кайбыч махсус орлыкчылык хуҗалыгы» ТР ДБУ урман хасил итүче төп токымнарның орлыкларын әзерләү төгәлләнгән. Барлыгы 1077 кг орлык җыелган. Эшләр «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында алып барылган.

Шул исәптән нарат орлыгы – 20 кг, имән орлыгы 1057 кг күләмендә әзерләнгән.

«Орлык җыю планы 44% ка арттырып үтәлде, – дип сөйләде урман хуҗалыгы директоры вазыйфаларын башкаручы Фәнис Гыйльметдинов. – Бүгенге көндә имән орлыклары Татарстан Республикасының  Урманны саклау үзәгендә тикшерелә».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International