Тәтеш шәһәренең «Сказка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне «Урманнарның яшь сакчылары» мәктәпкәчә урманчылык сафларына багышлау тантанасы узды

2024 елның 14 октябре, дүшәмбе

Тәтеш шәһәренең катнаш төрдәге «Сказка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне  «Урманнарның яшь сакчылары» мәктәпкәчә урманчылык сафларына багышлау тантанасы узды.  Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны үткәрү «Экология» илкүләм проектын тормышка ашыруга ярдәм итә.

«Тәтеш урманчылыгы» ТР ДКУның урманны саклау буенча инженеры Виктор Зайкин балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне мәктәпкәчә урманчылыкка керүләре белән котлады. Ул балаларга таныклыклар һәм яшел галстуклар – «Урманнарның яшь сакчылары» берләшмәсенең символын тапшырды.

«Урман – безнең иң зур табигый байлыгыбыз, без аны сакларга тиеш, – дип билгеләп үтте Виктор Зайкин. – Урманга кергәндә һәркем урманнарда янгын һәм санитария куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә тиеш».

Чарадан соң «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе узды. Виктор Зайкин җитәкчелегендә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм педагоглар миләш һәм нарат үсентеләре утырттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International