Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында әтиләргә багышланган аллея утыртылган

2024 елның 14 октябре, дүшәмбе

Шилнәбаш авылындагы Шилнәбаш урта мәктәбе территориясендә әтиләргә багышланган аллея утыртылган. Акциядә «Алабуга урманчылыгы» ТР ДКУ Татарстан кишәрлеге урманчылыгы урманчысы Ирек Сафин, урман мастеры Ленар Дәүләтшин, педагоглар, укучылар һәм аларның ата-аналары катнашкан.

Чара быел 20 октябрьдә билгеләп үтеләчәк Әтиләр көне алдыннан үткәрелгән.

Акциядә катнашучылар барлыгы 20 нарат үсентесе утыртканнар.

«Һәр ир-ат үз балаларының яклаучысы, таянычы һәм үрнәге булып тора, – диде Ирек Сафин. – Бергәләп агач утырту кешеләрне берләштерә һәм гаилә кыйммәтләрен ныгытуга ярдәм итә. Мондый акцияләр киләчәктә дә үткәреләчәк».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International