«В.И.Вернадский исемендәге илкүләм экологик премия» XXII конкурсына эшләр кабул итү дәвам итә

2024 елның 15 октябре, сишәмбе

В.И. Вернадский исемендәге дәүләтнеке булмаган экология фонды «В.И.Вернадский исемендәге илкүләм экологик премия» XXII конкурсына гаризалар кабул итә башлаган.

Конкурсның максаты – әйләнә-тирә мохитне саклау һәм экологик иминлекне тәэмин итү, сәнәгатьтә һәм энергетикада яңа технологияләр үстерү, иң яхшы технологияләрне гамәлгә кертү, экологик культура формалаштыру һәм экологик белем бирүне үстерү өлкәсендә гамәлгә ашырылган проектларны популярлаштыру.

Конкурста РФ территориясендә эшчәнлек алып баручы төрле милек формасындагы физик затлардан, берләшмәләрдән, оешмалардан һәм предприятиеләрдән экологик һәм экологик-агарту юнәлешендәге гамәлгә ашырылган проектлар катнаша ала.

Конкурс 9 номинациядә уздырыла. Гаризалар 20 ноябрьгә кадәр кабул ителә. Кабул итү шартлары һәм сроклары турында тулырак мәгълүматны рәсми сайтта белергә мөмкин: https://vernadsky.ru/de/proekty/nep.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International