Лаеш урманчылыгының урман мастеры Илдар Хәйруллин «Урман Робинзоннары» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр өчен дәрес үткәрде

2024 елның 15 октябре, сишәмбе

Лаеш урманчылыгының Питрәч кишәрлеге урман мастеры Илдар Хәйруллин Ф.А.Сафин исемендәге Шәле урта мәктәбенең «Урман Робинзоннары» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр өчен «Урман үсемлекләре орлыкларын әзерләү һәм саклау» темасына дәрес үткәрде. Шунысын билгеләп үтик, мондый чараларны үткәрү «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты буенча «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыруга ярдәм итә.

Дәрес барышында урман мастеры укучыларга урман үсемлекләре орлыкларын әзерләү, эшкәртү һәм саклау үзенчәлекләре турында сөйләде.

«Орлыкларның чәчү сыйфатларын файдаланганчы саклап калу өчен, аларны махсус җиһазландырылган склад – орлык саклагычларда сакларга кирәк, – дип билгеләп үтте Илдар Хәйруллин. – Мондый бүлмәдә стеллажлар, вентиляция, һаваның чагыштырмача дымлылыгын һәм температурасын үлчәү приборлары булырга тиеш. Складтагы һаваның чагыштырмача дымлылыгы 70% артмаска тиеш».

Дәрестән соң укучылар «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясенә кушылдылар. Акция барышында балалар мәктәп территориясендә нарат һәм чыршы үсентеләре утырттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International