Югары уку йортлары студентлары һәм аспирантлары арасында экология буенча фәнни-гамәли эшләр конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү дәвам итә

2024 елның 16 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы югары уку йортлары студентлары һәм аспирантлары арасында фәнни-гамәли эшләр конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү дәвам итә. Аны ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы оештыра.

Конкурс 3 номинация буенча үткәрелә:

– «Табигать ресурсларыннан нәтиҗәле файдалану һәм табигатьне саклау технологияләрен эшләү»;

- «Экологик иминлек»;

- «Экология һәм табигатьтән файдалану өлкәсендә цифрлы чишелешләр һәм импортны алмаштыру».

Заявкаларны һәм эшләрне 31 октябрьгә кадәр  Eco.pros@tatar.ru электрон адресына җибәрергә була.

Тулырак мәгълүмат:  https://eco.tatarstan.ru/index.htm/news/2339100.htm.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International