«Зеленый островок» мәктәп урманчылыгында катнашучылар «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясенә кушылды

2024 елның 16 октябре, чәршәмбе

«Зеленый островок» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясенә кушылды. Аның кысаларында укучылар Зеленодольск районының В.В.Карпов исемендәге лицей территориясендә нарат үсентеләрен утырттылар. Балаларга «Зеленодольск сынау урман хуҗалыгы» ТР ДБУ белгечләре ярдәм итте.

Акциядә катнашучылар көче белән барлыгы 15 нарат үсентесе утыртылды.

Исегезгә төшерәбез, быел «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе «Экология» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән 6нчы мәртәбә үткәрелә. Аның максаты – 70 млн. агач утырту. Акцияне РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы, «Хәтер бакчасы» АКО һәм «Экосистема» Бөтенроссия экологик иҗтимагый хәрәкәте оештыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International