14 октябрьдән 16 октябрьгә кадәр «Байтик» ҖЧҖ базасында Крутушка бистәсендә ТР Яшь натуралистлар слеты узды. Чарада Лениногорск районының Иске Иштирәк төп гомуми белем бирү мәктәбенең «Яшь урманчылар» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр һәм берләшмә җитәкчесе Рушания Галәветдинова катнашты.
Слетның беренче көнендә укучылар «Байтиктагы маҗаралар» квестын үттеләр, иҗади номерлар тәкъдим иттеләр. Икенче көнне слетта катнашучылар конкурс эшләрен якладылар, экскурсиягә бардылар, җитәкчеләр һәм педагоглар өчен «Юннат отрядының көчле сыйфатлары һәм продуктив эшчәнлеге» темасына семинар узды.
Слет йомгаклары буенча укучы Айгизә Галләмова махсус приз белән бүләкләнде, ә Рушания Галәветдинова «Тыюлык сукмаклары» конкурсында 3 нче урынны алды.
Котлыйбыз!