«Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәгендә 2024 елгы уңыш орлыклары тикшерелә.
«Тикшерүгә беренчеләрдән булып яфраклы токым орлыклары, нигездә, иенке каен һәм сабакчалы имәннәр алына, – дип сөйләде филиал директоры урынбасары Венера Ефременкова. – Каен орлыклары шытымын, имәннең яхшы сыйфатын билгеләү ысулы белән тикшерелә».
Аның сүзләренә караганда, бүгенге көнгә гомуми авырлыгы 380 кг булган 9 партия иенке каен һәм гомуми авырлыгы 200 кг булган 1 партия имән орлыгы тикшерелгән. Орлыклар сыйфатның 1 һәм 2 классларына туры килә.