ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында «Зәңгәр күлләр» МСТТ төзекләндерү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды

2024 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында «Зәңгәр күлләр» махсус саклана торган табигать территориясен төзекләндерү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Фикер алышуда ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Рамил Шәрәфетдинов, ТР шәһәрләрен үстерү институтының табигый территорияләр буенча дирекциясе җитәкчесе Оксана Саргина һәм башкалар катнашты.

Киңәшмә барышында «Зәңгәр күлләр» МСТТ территориясендә башкарылган төзекләндерү эшләренә йомгаклар каралды һәм алдагы чорга бурычлар билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International