2024 ел башыннан Урманны янгыннан саклау үзәгенең төбәк диспетчерлык хезмәтенә 393 мөрәҗәгать алынган

2024 елның 18 октябре, җомга

Татарстан Республикасында «Урманны янгыннан саклау үзәге» ДБУ төбәк диспетчерлык хезмәте эшли. Республикада яшәүче һәркем, 8-800-100-94-00, 8 (843) 221-37-95 телефоннарына, шулай ук «Урманны саклагыз» мобиль кушымтасы аша, урман законнарын бозу факты турында хәбәр итә ала.

Ел башыннан урман сагының туры линиясе буенча (8-800-100-94-00) төбәк диспетчерлык хезмәтенә – 40 мөрәҗәгать, ТДС стационар номерына (8 (843) 221-37-95) – 29 мөрәҗәгать, «ГЛОНАСС+112» бердәм дәүләт мәгълүмат системасы буенча 324 хәбәр килгән.

Барлык мөрәҗәгатьләр дә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының структур бүлекчәләренә тапшырылган һәм гамәлдәге законнарга туры китереп каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International