Бүген Министрлыкта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының кадрлар резервына керү өчен конкурс узды. Комиссия утырышы ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов рәислегендә узды.
Комиссия әгъзалары тарафыннан юридик бүлекнең әйдәп баручы консультанты вазыйфасын биләү өчен кадрлар резервына керүгә дәгъва кылучы кандидатуралар бәяләнде. Конкурста катнашучыларга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарына, дәүләт граждан хезмәте нигезләренә, хокукый эшкә кагылышлы сораулар бирелде.
Конкурс нәтиҗәләре соңрак билгеле булачак.