Әлмәт урманчылыгы хезмәткәрләре Әлмәт шәһәренең М.К.Таһиров исемендәге 1 нче лицей укучылары өчен һөнәри юнәлешкә багышланган сыйныф сәгатен уздырганнар

2024 елның 21 октябре, дүшәмбе

Әлмәт урманчылыгының кишәрлек урманчысы Ирек Гыйбадуллин Әлмәт шәһәренең М.К.Таһиров исемендәге 1 нче лицей укучылары өчен һөнәри юнәлешкә багышланган сыйныф сәгатен уздырган.

Очрашу барышында ул укучыларга планетадагы барлык тереклек ияләре өчен урманнарның роле, кечкенә орлыктан тулы гектар урманның ничек үсүе турында сөйләгән, республиканың урман тармагы структурасы белән таныштырган, шулай ук урманчыларның үз эшләрендә нинди кораллар һәм приборлар куллануын, нинди функцияләрне башкаруларын күрсәткән. Урманнарда янгын куркынычсызлыгына һәм үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә аерым игътибар бирелгән. Балалар кызыксынып тыңлаганнар, сораулар биргәннәр, бик канәгать калып, киләчәктә дә хезмәттәшлек итәргә теләк белдергәннәр.

Чыгышы азагында белем алуын дәвам иттерергә теләүчеләрне Ирек Гыйбадуллин Лубян урман-техник көллиятенә чакырган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International