Әгерҗе районы Красный Бор мәктәбенең «Тере планета» мәктәп урманчылыгы балалары «Татарстанның чиста урманнары» акциясенә кушылган

2024 елның 21 октябре, дүшәмбе

Әгерҗе районы Красный Бор мәктәбенең «Тере планета» мәктәп урманчылыгы балалары «Татарстанның чиста урманнары» акциясенә кушылган.

Красный Бор кишәрлеге урманчылыгы вәкилләре белән берлектә «Экологик сукмак»та җыештыру эшләре уздырылган. Акция барышында чүп-чар, халык ял итә торган урыннарда чүп үләннәре җыеп алынган.

Чара барышында Красный Бор кишәрлеге урманчылыгы урманчысы Фәрит Нигъмәтуллин балаларга урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында искә төшереп, «Татарстанның чиста урманнары» акциясе турында сөйләгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International