Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының Урман-Кәләй урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Игелек волонтерлары» темасына «Эколятлар - табигатьне саклаучылар» дигән Бөтенроссия экология дәресе узды.
Экологик дәресне Кәләй урманчылыгыныж кишәрлек урманчысы Юрий Фёдоров үткәрде. Ул балаларны урман һөнәрләре белән таныштырды, урман хуҗалыгының, экосистемаларның әһәмияте һәм кеше тормышында урманның роле турында сөйләде. Шулай ук укучылар туган як тыюлыклары, волонтерлар эше һәм аларның нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеге турында да белделәр.
Ахырда Юрий Фёдоров мәктәп укытучыларына һәм укучыларына «Урманны саклыйк» һәм «Татарстанның чиста урманнары» табигатьне саклау акцияләрендә актив катнашулары өчен дә рәхмәт белдерде.