«Аксубай урманчылыгы» ДКУ һәм «Аксубай урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре базислы урман питомнигында ланцетлы корычагач орлыкларын чәчкәннәр. Исегезгә төшерәбез, бу эшләр «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында башкарыла.
«0,2 гектар мәйданда барлыгы 100 килограмм орлык чәчелде, 8 кеше эшли», – дип сөйләде урман хуҗалыгы директоры Сергей Кузнецов.