«Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы» ТР ДБУ хезмәткәрләре Кызыл Йолдыз урманчылыгы урман фонды территориясендә ылыслы токым орлыклары әзерлиләр. «Хәзерге вакытта гади нарат күркәләре җыела, – дип сөйләде урманнарны торгызу буенча инженер Иван Большаков. – Бүгенге көнгә барлыгы 405 кг орлык әзерләнде, шулардан ылыслы токымнар – 45 кг, яфраклылар – 360 кг».
Исегезгә төшерик, урман үсемлекләре орлыкларын әзерләү «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектының өстәмә күрсәткече булып тора.