«Зәй урман хуҗалыгы» ДБУ һәм «Зәй урманчылыгы» ДКУ белгечләре «Экология» илкүләм проекты кысаларында урман хасил итүче төп токымнарның орлыкларын җыюны төгәлләгәннәр. Барлыгы 475 кг орлык әзерләнгән, шулардан каен - 70 кг, имән - 150 кг, корычагач - 240 кг, ылыслы токымнар - 15 кг. Җыелган уңышны тиешле тикшеренүләрне уздыру өчен «Рослесозащита» ФБУ филиалы Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәгенә тапшырганнар.
«Яхшы утырту материалы - урман торгызуның нигезе. Без орлыкны әзерләү, аннары чәчкеннәрне карау этапларында да, алар куе сәламәт урманнар булып үссеннәр өчен барлык көчебезне куябыз», - дип хәбәр итте Зәй урман хуҗалыгы директоры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Илнар Әсәдуллин.