2024 елның 25 ноябреннән 8 декабренә кадәр Бөтенроссия экология диктанты узачак

2024 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе

Бөтенроссия экология диктанты кысаларында теләгән һәркем үзенең белем дәрәҗәсен тикшерә ала. Табигатьне саклау эшендә илнең иң зур мәгърифәтчелек проекты 25 ноябрьдә старт ала һәм 8 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Тест үтү нәтиҗәләре буенча барлык катнашучылар да – сертификатлар, ә җиңүчеләр I, II һәм III дәрәҗә дипломнар алачак.

Биремнәр катнашучыларның 4 категориясе өчен төзелгән һәм катлаулылык дәрәҗәсе буенча аерыла:

- 12 яшьтән кечерәк балалар өчен

- 12 яшьтән 18 яшькә кадәрге яшүсмерләр өчен

- профильле белеме яки экология өлкәсендә тәҗрибәсе булмаган өлкәннәр өчен

- профильле белемле яки экология өлкәсендә тәҗрибәле өлкәннәр өчен.

Экодиктантның дүрт вариантының һәркайсы төрле тематик блоклар буенча 25 сораудан тора: калдыклар, су, һава, климат, урман, тыюлыклы территорияләр, флора һәм фауна, Арктика, Байкал, тотрыклы үсеш.

Катнашучыларга биремнәрне үтәүгә 45 минут бирелә. Теркәлү узу өчен сылтама буенча күчегез: https://экодиктант.рус/.

Исегезгә төшерик, Бөтенроссия экология диктанты Федерация Советы ярдәмендә 6нчы мәртәбә уздырыла. Проект экологик тәрбияне, кешенең әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәтен үстерүгә юнәлдерелгән һәм «Экология» илкүләм проекты максатларына ирешүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International