«Ростки» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр Каразирек урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен чара үткәргәннәр

2024 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе

«Ростки» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләрТатарстан Республикасы Ютазы муниципаль районының Каразирек урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен  телдән журнал формасында «Урман - безнең байлык!» темасына ачык чара уздырганнар. Чара «Урман күп булса – губәм итмә, урман аз булса - сакла, урман булмаса – утырт» девизы белән узган.

Балалар җитәкче Гөлназ Рәхимова белән бергә урманның файдасы, аны саклап калу кирәклеге турында чыгышлар әзерләп, «Урман белгечләре» мини-викторинасын оештырганнар.

Чара бергәләп «Ералаш» балалар һәм яшүсмерләр юмористик киножурналыннан «Урманны саклагыз» видеоролигын карау белән тәмамланган.

Чара тәмамлангач, укучылар үзләренең нәтиҗәләре һәм әйткән сүзләре белән уртаклашканнар: «Урмандагы барлык тереклек ияләрен сакларга кирәк! Урманда чүп-чар калдырырга ярамый! Урманда учак ягарга ярамый! Кислород күбрәк булсын өчен агачлар утыртырга кирәк!».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International