ТР Мамадыш муниципаль районы мәктәпләре укучылары Лубян урман-техник көллиятендә булганнар

2024 елның 25 октябре, җомга

Мамадыш муниципаль районы мәктәпләре укучылары «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ булганнар.  Чара «Мамадыш урманчылыгы» ДКУ һәм «Мамадыш урман хуҗалыгы» ДБУ ярдәмендә һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында оештырылган.

Экскурсия барышында укучылар Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, Лубян урман-техник көллиятенең тарихы, студентлар өйрәнә торган белгечлекләр һәм дисциплиналар, мәдәни-массакүләм һәм спорт чаралары турында белгәннәр. Моннан тыш, балалар уку аудиторияләрен, китапханәне, музейны һәм көллиятнең башка бүлмәләрен күреп, студентларның тулай торакларда яшәү шартлары белән танышканнар.

«Экскурсия кызыклы һәм бай булды, – дип сөйләде «Мамадыш урманчылыгы» ТР ДКУ урман торгызу буенча инженеры Илфат Закиров. – Балаларга монда бик ошады, кайберәүләр киләчәк һөнәр сайлау һәм әлеге көллияттә белем алу турында уйланды».

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International