ТР «Чирмешән урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре «Язылу бүләк ит» хәйрия акциясенә кушылган

2024 елның 28 октябре, дүшәмбе

ТР «Чирмешән урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре «Язылу бүләк ит» хәйрия акциясенә кушылган. Белгечләр урман тармагы ветераннары өчен 2025 елның беренче яртыеллыгына «Безнең Чирмешән» район газетасына язылдылар. Язылу кәгазен Светлогорск кишәрлеге урманчылыгының кишәрлек урманчысы Юрий Кашин тапшырды.

Исегезгә төшерәбез, «Язылу бүләк ит» хәйрия акциясе «Татмедиа» АҖ инициативасы буенча 2016 елдан бирле үткәрелә – ветераннар, картлар йортлары һәм республиканың башка социаль учреждениеләре өчен газета-журналларга язылу рәсмиләштерергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International